Фәрештә канаты

Назларыӊнан уянамын таӊ атканда,
Фәрештәдәй кагыласыӊ иӊнәремә.
Тәннәремә йөгәртәсеӊ син җылылык,
Сөюләреӊ гаҗәп көчле, сокланырлык.

Түшэкләргә китерәсеӊ таӊнан кофе,
Күзләремә генә карап гел багасыӊ.
Тутырасыӊ бәхет белән һәр мизгелне,
Яратуыӊ йөзеӊә чыккан, булдырасыӊ!

 

Көтелгән бала

Башкаларга охшамаганлыкны
Мин кечкенә чактан аӊладым.
Өлгер идем, арыслан өйрәкле,
Нурлар чәчеп көлдем, еладым.

Тоеп үстем һәрчак җылылыкны,
Мәхәббәтен барча туганныӊ.
Ата- аннам чәчәк исеме биргән-
Бик көтелгән бала булганмын.

Иртән әни назлап дәшә иде:
«Чәй кайнады, торыгыз, балалар!»
Әниемнеӊ җылы карашыннан
Кайнап чыга идее самавыр!

Көләч йөзле булып буйга җиттем,
Моӊаерга сәбәп булмады.
Һәр кыйбламда якты караш, ә күӊелдә-
Әниемнеӊ зирәк сүзләре.

Чит илләрдә тормыш башкарачак,
Җәннәт бакчасыдай хис иттем.
Бездә төшенкелек һәм кыргыйлык,
Сыкранулар бик күп ишеттем.

«Хәсрәтләре аныӊ юктыр»,- дигән
Сорау карашларын тоямын.
Ак каргадай булып йөрмәс өчен,
Кара күзлегемне киямен!

Мин аӊлыймын андый карашларны,
Таныш алар миӊа барсы да.
Кайсы гөлләр вакытсыз коела,
Чүп- чар үлән баса һәм сына.

«Син йолдызлы булып тудыӊ»,- дигән
Әниемнеӊ сүзе исемдә.
Төшенчәсен сорап өлгермәдем,
Мәгънә бирмәгәнмен ул сүзгә!

Рәхмәт, әнкәй, мине, сындырмыйча,
Кыраулардан саклап үстердеӊ.
Елмаюлы караш бүләк итеп,
Иман нуры, кодрәт, көч бирдеӊ.

 

Мин чәчкәдә әле…

Яз килгәч тә шомырт чәчкәләре
Нурга төрә иде өемне.
Сабый чакта пешкән аш иседәй,
Әл дә төшә исемә кадерле.

Әкияттәй балачакларымда
Кәккүк моӊнарына уяндым.
Уянгач та ачык тәрәзәдән
Шомырт төсләренә буялдым…

Затлы гөлләр күп күрелде, әмма
Шомырт чәчкәсенә тиӊ булмый.
Ак чәчәге төшкәч, муенсадай
Җимеш бирә, тиккә коелмый.

Шомырт чәчәгенә охшатамын,
Мин үзем дә табигать баласы.
Мин- чәчкәдә! Сезгә әле аныӊ
Җимешләрен килеп җыясы…

 

Йөрәгем сайлаган яр

Син керәсеӊ белеп ачтым
Ишеген йөрәгемнеӊ.
Йөрәгем белеп торгандыр
Үзенә кирәгеӊне.

Кушымта: Ярый син булгансыӊ, ярым,
Күз нурым, бәхет кошым.
Кермәсен арага ятлар.
Син - иӊ кадерле кешем.

Таптыӊмы син эзләп мине
Бик күпләр арасыннан?
Бирелгәндер безгә сөю
Раббыбыз тарафыннвн.

Бергәләп аттырган таӊнар,
Иӊнәремнән кочкан кул!
Яраткан ярлар якын шул,
Сыналган яр якын шул!

Күкләрдән бирелгән сөю
Җил - давылда сүнмәсен,
Чын ярату йөрәкләрдә
Ялкынлансын, дөрләсен.

 

Сөялмадым сөймәгәнгә

Башка ярата алмам дип,
Сагышка сабышканмын,
Хисләремне бикләп куеп,
Бигрәк ялгышканмын.
Ачкычларын нык яшердем,
Тапмасыннар дип,
Кара күзлекләрдән йөрдем,
Дәшмәсеннәр дип.
Сыналгандай утта алтын,
Тормыш сынады.
Кимен түгел, артыгын да
Күпләп сорады.
Сөялмадым сөймәгәнгә,
Тиӊемне көттем.
Тайпылмадым уӊга - сулга,
Сабырлар иттем.
Тик сабырлык булды миӊа
Дөнья терәге,
Син- насыйбы бу Ходамныӊ,
Миӊа бүләге.
Галәмнән төштеӊме әллә,
Мине табучы?
Ачкычсыз ачып күӊелне
Аваз салучы?!
Син - минем язмышым,
Син - минем бәхетем,
Чәчәктәй гомеркәйләрнеӊ
Белик кадерен.

 

Йокы алмаган төн

Йоклый алмый ятам төннәр буе,
Таӊ атканда гына күз йомам.
Күзем йомган буллам…Анысы да
Үз гадәтем минем, үз йолам.

Дөньяларга ялгыз килми кеше,
Ялгыз китми кеше дөньядан.
Үз бәхетем белән бергә тудым,
Үз хәсрәтем белән мин янам.

Ялгызлыкныӊ үзе белән бергә
Икәү яшәп калган чакларым.
Өстәлемдә әле…ак кәгазьдә
Дусларыма язган хатларым.

Сынадым да, сыналдым да инде,
Меӊ кат сүнеп, меӊ кат кабындым.
Көнләүләрдән ардым, җаһилләрдән,
Меӊ югалып, меӊ кат табылдым.

Аһ, гомернеӊ шундый матур чагы,
Син кайтырсыӊ, беләм, төн үтәр.
Мин ятимнеӊ ниятләре изге,
Ходай үзе моны хәл итәр.

 

Дүртьюллыклар

Кадерле мизгелләр
Курчак кына тотып үсмәдек без,
Бишекләрдән иртә төшелде.
Һәр аткан таӊ булды шатлыгыбыз,
Мизгелләре әле дә кадерле.

 

Көтелгән бала

Рәхмәт, әнкәй, мине, сындыртмыйча,
Кыраулардан саклап үстердеӊ.
Елмаюлы караш бүләк итеп,
Иман нуры, кодрәт, көч бирдеӊ.

 

Мәхәббәтем

Кояш баткач, айныӊ яктысында
Идел куенында коендык.
Сусауларны басып, ләззәтләнеп,
Без татыдык илаһи якынлык.

 

Сабырлыктан, Раббым, аерма!

Ир-ат белә үзенеӊ өч бурычын,
Санап тормыйм, вакламыйм сүзем.
Югалтма кадереӊ, матур яшә,
Яшәүнеӊ көндәше тик үлем…

Милләтемнеӊ данын зурлармын
Ялганнарны, сатлыкларны җиӊеп,
Киләчәккә орлык чәчик без.
Татар телен дәүләт теле итеп,
Бердәм милләт булып яшик без.

Дөньям диӊгез күк
Бар дуслар миндә барсы да.
Дөньям диӊгез күк.
Уфтанырга сәбәп чыкмый,
Хаҗәте дә юк!..

 

Тынды бездә тынды сандугачлар

Тынды бездә тынды сандугачлар,
Чыӊлый бары акча янчыклары.
Чәүкәләрне узам, диеп, ахры,
Чыркылдыйлар заман чыпчыклары.

Бәхет - ул иртә таӊнан уяну,
Бәхет - ул, уянып. Сулыш алу,
Бәхет - сулышыӊ иркен, киӊ буллу,
Бәхет - киӊлекнеӊ рәхәтен тою,
Бәхетлемен дип бер уйлап кую…


                          

Сөяргә өйрәнегез!

«Ничек һәрчак гел кояш күк кала беләсеӊ?»- диләр,
Мин бит мәхәббәт җимеше, әллә шуны белмиләр?

Яныӊда асы лир булса, кочагында эрисеӊ,
Дөньяларныӊ мәшәкатен, изелүне белмисеӊ.

Бер җан булып, синеӊ белән таӊнарны көтеп алам,
Эшкә китсәӊ, кайтуыӊны сагынып көтеп калам.

Назга кытлык күрмәгәнгә, кайчак үртим дә сине,
«Бераз тыелу кирәк»,- дип мәхрүм дә итәм инде…

Андый чаклар вакытлыча, игътибарга алмагыз,
Гомер кыска, эш бетмәслек, сөюләрсез калмагыз!

Йөрәгемә үтеп кердеӊ, язмыш суырып алмасыӊ,
Һәр көнем соӊгысы кебек, афәтләрдән сакласын.

Фәрештәләр искәртәләр: «Ялгышма, үкенерсеӊ!
Дөнья шулай яратылган, алдагысын белмисеӊ».

Җаным, тәнем рәхәт тоя, яннарымда син булсаӊ,
Яши алмамын күк башка, әгәр сине югалтсам.

Әйтәм шуӊа кешеләргә: «Ачыкмы йөрәгегез?
Җан тарткан ярларны мәӊге сөяргә өйрәнегез!...»

 

 

Эйтер сүзләрем бетмәде,
Тукталып торам.
Сезгә шифа булсын сүзем-
Сүздән гамь корам…

Сәламәтлек телим сезгә,
Бәхетләр яусын,
Фәрештәләр һәр сулышта
Иӊгә кагылсын…