Загафуран:

                                                                  Мин - тау кызы. Күкне тотып торган

                                                     Таулар кебек горур һәм чыдам.

                                                     Бөркет булып очам, җиргә төшәм -

                                                     Тәвәккәллек бирде Җир - анам.

Картәтәем мулла булган. Яӊа туган балаларга гел мәгънале исемнәр куша иде ул. Инәемнеӊ исеме Гөлфаруан - «көч иясе»  дигәнне аӊлата. Чыннан да, исеменә муафыйк иде инәй: уӊган - булган, чыдам, көчле рухлы. 32 яшендә дүрт бала белән тол калып, безнеӊ барыбызны да укытып кеше итте. Актан караны, яхшы белән яманны аерырга, өлкәннәргә хөрмәтле булырга өйрәтте. Загафуран - сары чәчәкле гөл исеме. Миӊа Ходай хисчән, дәртле йөрәк бүләк иткән.Тәвәккәллек, кыюлыктан мәхрүм итмәгән. Автокроссларда «Автоледи» исеменә лаек булдым, ипподромда ат чабышларында катнашканым бар. Бильярд уйнарга яратам. Күӊелем матурлыкка гашыйк. Гөлләргә елмаеп сәлам бирәм, ачулы, усал кешеләр яныннан керфекләремне түбән төшереп тизрәк үтеп китү җаен карыйм.Тырышлык, ачык күӊел кешегә һәрчак юлдаш булсын, дим. Екатеринбург шәһәрендәге мәдәни агарту училищесыныӊ вокал бүлеген тәмамлап туган авылыма клуб мөдире булып эшкә кайттым.Соӊыннан хәрби егеткә кияүгә чыгып чит илдә яшәдек. Анда бәйрәмнәрдә җырлый идем татарча, русча, хәттә үзбәкчә. Безнеӊ часть командиры үзе татар милләтеннән булгач, милли моӊнарны бик ярата иде, мине һәр концертта җырларга чакыралар иде. Германиядә яшәгән чорымныӊ бик матур истәлекләре калды. Беренче кызым анда туды. Тумышым белән мин Свердловск өлкәсендәге Әртә районы, Әртә- Шигер авылыннан - Урал таулары, табигатьнеӊ гаҗәеп бер матур җиреннән. Свердловск өлкәсендәге Полевское шәһәрендә яшәгәндә «Күбәләк» дигән татар балалар ансамбле оештырдым. Хәтта рус балалары да безнеӊ ансамбльгә яратып йөрделәр.Читтән торып Казан дәүләт университетыныӊ журналистика факультетын тәмамлаганнан соӊ Сургут каласында милләттәшләребез өчен туган телдә телевизион тапшырулар оештырып, анда диктор булып эшләдем. Күп йөрелде, илләр - сулар күрдем. Кайда гына торсам да, милләтем, халкым дип янып- көеп яшәвем хак. Ә күӊел Казанга тартты. Казанда яшәвем - горурлык. Чит җирләрдә яшәүче татарларга Казанга килү үзе генә дә зур бер бәхет ул.

«Нечкәбил» бәйгәсендә катнашу, алты йөз хатын - кыз арасыннан финалга чыгу, әлбәттә, эзсез узмады: яӊа дуслар таптым, яӊа хисләр өстәлде. Борчылу, күз яшьләре булды. Әмма көчле кешеләрне сынаулар ныгыта гына дип фикер йөртәм. Ике кызым бар, алар өчен дә бу бәйге чыныгу мәктәбе булды.

Йөрәгемнән ташыган кайнар хисләремне шигъри юлларга салырга тырышам. «Йөрәгем сайлаган яр» дип исемләнгән беренче шигырьләр җыентыгымны, бик зур дулкынлану хисләре кичереп, укучыларымныӊ күӊелләренә хуш килсә иде дип, ихластан төзедем.

Бу җыентыгымда үзенчәлекле язмышымдагы кичерешләремне, уй - фикерләремне, хисләремне, гомумән, эчке дөньямны, күӊелемне сезгә ачтым. Йөрәгегез сайлаган ярлар белән бәхеткә күмелеп яшәгез!